erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кече һәм урта эшмәкәрләргә салым ташламалары каралган

Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә салым түләү буенча ташламлар каралган. Аннан файдалану өчен бер документны гына вакытында тапшырырга кирәк.

Хөрмәтле кече һәм урта эшмәкәрләр! 
 Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бердәм реестры (Единый реестр субъектов малого и среднего предпринимательства - ЕРСМСП) операторы булып тора. Ул ачык мәгълүмат базасы. Аның ярдәмендә предприятие яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшмәкәрлеккә караганмы – юкмы икәнлеген белергә була. ЕРСМСПга кергәннәргә гамәлдәге законнар нигезендә ташламалар каралган. Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне ЕРСМСПга кертү һәм аннан алу салым органнарында агымдагы елның беренче июлендә булган мәгълүматлар буенча башкарыла. Шуңа кадәрге бер ел эчендә предприятие яки шәхси эшмәкәрдә эшләүчеләр исемлеге аларны ЕРСМСПга теркәү өчен төп документ булып санала. Юридик затлар , шәхси эшмәкәрләрнең әлеге документны вакытында тапшырмавы аларны ЕРСМСПдан алуга сәбәп була.
  Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып салым органнары барлык эшмәкәрләргә дә үзләрендә эшләүчеләр исемлеген Россия  Федераль салым хезмәтенең  “Ачык мәгълүматлар” (“Открытые данные”) яки “Үтәкүренмәле бизнес” (“Прозрачный бизнес”) онлайн - сервисына кереп тикшерергә тәкъдим итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X