erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кечкенәдән башланган зур эшләр

Күгәрченнәр гөрләшәләр язгы кояш нурында...

Шулай дип язып куйдым да, әле февраль уртасы гына бит дип, тукталып калдым. Элегрәк өлкәннәр 8 февральдә хут суыклары башлана, 18 мартта салкыннар бетә, ди торганнар иде. Хәзер табигать үзгәрде, аны ниндидер сынамышлар белән кысалап булмый инде.

Ә февраль уртасы дип тормый, күгәрченнәр гөрли, чыпчыклар чыркылдаша.

“Мин табигатьне яратучы буларак, сине шул кош-кортларга сыену урыны булдырган өчен дә хөрмәт итәм, – дидем Мөндеш авылында яшәүче Хәлим Гариповка. – Әнә куян эзләре дә шактый күренә, алар да монда үзләренә азык таба“.

– Алар гына түгел, – дип елмая Хәлим Кәнәфи улы. – Бездә 20дән артык кеше эшли, күбесе Мөндештән. Әле электән калган буш ферманы алып үзгәртеп корып маташабыз, 200 баш симертү терлекләре өчен.

Әңгәмәдәшем белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Күптән түгел генә Казаннан “Татарстан Респуб-ликасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән мактаулы исем алып кайтты. Аны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Безнең сөйләшкәнне улы Булат та тыңлап утыра. Әтисенең уң кулы булган егет узган ел Үрнәктәге көллиятне кызыл дипломга тәмамлап, техник-механик белгечлеге алып чыккан иде. Тракторда да, комбайнда да эшли ул. 600 гектар җирләре, өч комбайн, тракторлары бар. Булат күптән түгел генә Алабугада үткән һөнәри осталык конкурсында 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. “Җиңүчеләрне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе кабул итеп тәбрикләде“, – ди ул горурланып. “Алма агачыннан ерак төшми“, – дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

Хәлим Гарипов үз эшен буш урында диярлек башлап җибәргән кеше. Әмма ул моңа гомере буе әзерләнгән.
– 1980 елда Казанбаш урта мәктәбен тәмамлагач ике ел армиядә хезмәт иттем, – дип сүзне ерактан башлады ул. – Аннан кайткач Мөндештәге “Сельхозтехника“ бүлекчәсенә слесарь булып урнаштым. 1988 елда Минзәләдәге техникумга читтән торып укырга кердем, аны 1990 елда тәмамладым. Шуннан ферма мөдире итеп куйдылар, бригадир да булдым. 2005 елда, мин әле һаман ферма мөдире, 35 гектар җир алдым. Берзаман гаилә фермалары дигән программа барлыкка килде. Мине шунда катнашырга кыстый башладылар. Әмма өйдәгеләр каршы, мондый эшкә тотынырга акча да кирәк бит. “КСМ“ директоры Рафаэль Муллагалиевка рәхмәт, ул башлап җибәргәндә терәк булды. Колхоздан калган торакның ярты ягын терлек асрарлык хәлгә китердек, дәүләттән 1 млн сум субсидия алдым. Хәзер 50 баш терлек белән тутырасы калды. Хатыным  Венера белән үзебезнең абзардагы 14 сыерны җитәкләп шунда менгереп куйдык. Каравылчы да, бездән башка эшләүче дә юк. 2012 елның 12 августында фермер хуҗалыгы булып оештык.2005-2006 елларда сөтнең литры 1 сум 70 тиенгә калды. Аны бер генә урынга – Арча сөт комбинатына гына тапшырасы. Менә шундый авырлыклар белән очрашырга туры килде, әмма минем артка чигенә торган гадәт юк, үзем теләсә кайсы эшне башкарып чыга алам. 120 башка исәпләнгән яңа ферма төзедек, 2025 елда 80 башлык бозаулар торагы салдык. Хәзер 600 баштан артык терлегебез бар. Дүрт амбар төзедек, яңа ике “КамАЗ“, ашлык киптергеч алдык. Бик тырыш кешеләр эшли бездә, Тәлгать энекәшкә, хатыны Гүзәлиягә зур рәхмәт. Җәүдәт Әскәров елның һәр көнендә эштә. Республика, район җитәкчеләренә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә зур рәхмәт, грантлар, субсидияләр алып торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев