Үкенеп бетә алмыйм...
"Ашка бармас өчен сәбәп таптым. Ярамый икән. Бүген шуңа инандым", -- дип шалтыраттылар редакциягә.
"Коръән ашына барырга тырышырга кирәк, -- дип сүзен дәвам итте ул. -- Башкалар да белеп торсын дип шалтыратуым. Бу якшәмбедә ашка чакырулы идем. Барырга ышандырдым. Бер дә вакытым юк. Картайгач йөрермен әле мин әйтәм. Бармас өчен нинди генә сәбәп табыйм икән дип уйлыйм. Ә-ә, таптым... Әмма ул сәбәпне уйлавыма бүген үкенеп бетә алмыйм.
Бармас өчен эчем китә дип әйтермен, дип уйладым. Әмма алай ярамас дип ашка бардым. Ярый бардым әле дип сөенеп бетә алмадым. Әмма теге уйланылган сәбәп бүген тормышка ашты. Эчем китә башлады. Бәдрәфкә чабам...".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев