erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кеше китә, җыры кала...

Галимуллин Наил Миннегали улы кинәт кенә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аны белгән бик күпләр сагынып искә алыр әле үзен...

Иртә белән хатыны Наиләне, оныкларын мәктәпкә илтеп куйган, сеңлесе Надия дә көтеп торган...

Наил минем өчен, гаиләбез өчен дә бик якын кеше иде. Хатыным Наиләнең абыйсы булган өчен генә түгел. Без аның белән 1973 елдан бирле таныш. Ул армиядән кайткач район эчке эшләр бүлегендә эшли, аннан ГАИ инспекторы булды, мин редакциядә эшли башладым. Мин туган авылым Корайванга, ул Күпербашка кайтып йөри. Эчкерсез, гади, гадел, туры сүзле, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган, чын кеше иде ул.

Яңа Кырлайдан Наилә Зариф кызы белән гаилә корып менә дигән ул һәм кыз үстерделәр. Оныкларының уңышларына да сокланырлык.
Әле гыйнвар ахырында гына сеңлесе, минем тормыш иптәшем Наиләне соңгы юлга озаткан идек. Инде менә Наил дә китеп барды...

Наил Миннегали улын “Олы юлның тузаны“ дигән җырны ишеткән саен да искә алырбыз әле. Йөрәкләргә үтеп керә торган итеп җырлый иде ул аны.
Хуш, Наил дус, авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев