erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халыкны кайгыртып

Халыкны кайгыртып киңәйтелгән утырыш булды.

Бүген республикада "Бердәм Россия" партиясе комиссиясенең илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны ТРның дәүләт советы рәисе, "Бердәм Россия"нең Татарстан бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Видеоконференция режимында үтте ул.

Видеоконференциядә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

-- Без сезнең белән бәхетле кешеләр, -- дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. -- Моңарчы мондый проектларны күргән булмады. Барысы да халык өчен. Вакыт бара -- мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк.

2024 елга кадәр республикада 69 млрд. сумлык илкүләм проектлар тормышка ашыру планлаштырыла. Шуның 43,7 млрд. сумы федераль бюджеттан керәчәк.

-- Нинди зур суммалар, -- диде Фәрит Мөхәммәтшин. -- Моны күз алдына да китерүе кыен.

Һәм акчаның максатчан сарыф ителүенә җитди контроль булырга тиешлегенә басым ясап әйтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илкүләм проектлар ул төзелеш кенә түгел, ул максатчан күрсәткечләргә ирешү, үсеш ноктасы булырга тиеш. Бу турыда ТРның Дәүләт советы депутаты Татьяна Ларионова әйтеп үтте. 

Иң мөһиме -- халык үзе өчен нәрсә эшләнгәннәрне белеп торырга тиеш. 

Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырды. Кайда нәрсә җитми? Илкүләм проект кысаларында максатларны тормышка ашырырга!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урлап кына бетермэсеннэр