erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәт кенәгәсенә үзгәрешләр керде

2019 елның 16 декабрендәге 439 номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Хезмәт кодексының хезмәт эшчәнлеген формалаштыруга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә керде.

 

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66нчы маддәсе нигезендә, билгеләнгән үрнәктәге хезмәт кенәгәсе хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турындагы төп документ булып тора. Эш бирүче, әгәр бу хезмәткәр өчен биредә эшләү төп эш урыны булса, һәр хезмәткәргә хезмәт кенәгәсе алып бара.

РФ Хезмәт кодексына Федераль закон белән 66.1 маддәсе өстәлде, аның нигезендә эш бирүче электрон рәвештә хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында, хезмәткәр турындагы,  башкарган эше, башка даими эшкә күчерүләр һәм хезмәткәрне эштән азат итү, шулай ук эш бирүче Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүмат системасына бирелә торган хезмәт килешүен туктатуга нигезләмә турындагы мәгълүматларны  формалаштыра.

Законда хезмәткәрнең кәгазь яки электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар алу тәртибе билгеләнгән, аларны соңгы эш урынындагы эш бирүчедән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү  күпфункцияле үзәктән, Россия Федерациясе Пенсия фондыннан һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү Бердәм порталыннан алырга мөмкин.

Федераль закон эш бирүче башкарырга тиешле чараларны да күздә тота. 2020 елда эш бирүчеләр җирле норма актларына, килешүләргә үзгәрешләр кертергә, хезмәткәрләрен хезмәт турындагы законга кертелгән әлеге үзгәрешләр белән таныштырырга һәм хезмәткәрләрнең язмача гариза биреп хезмәт кенәгәсен элеккечә яки яңача алып бару юлын сайлау мөмкинлеге турында аңлатырга тиешләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр хезмәткәр бернинди дә гариза язмый икән, эш бирүче хезмәт кенәгәсен Россия  Федерациясе Хезмәт кодексының 66нчы маддәсе нигезендә алып баруны дәвам итә.

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X