erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәмдүнә Тимергалиева: «Илһам абый миңа тәкъдим ясаган иде»

ТНВ каналында чыгучы «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Замирә Рәҗәповага татарның танылган шәхесләре эчләрен бушата, серләрен ача.

Күптән түгел тапшыруның кунагы Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева булды. Хәмдүнә апа бик күп серләрен сөйләде. Шуларның берсе – Илһам Шакиров белән мөнәсәбәтләре. “Илһам абый мине бик яратты”, -  диде Хәмдүнә Тимергалиева тапшыру барышында.

Бу сүзне ул берничә тапкыр кабатлады. Аннан соң болай диде: “Моны яшерүдән мәгънә юк, чөнки моны белүчеләр бар: Илһам Шакиров миңа тәкъдим ясаган иде”. Әмма Хәмдүнә апа тәкъдимне кире каккан. “Мин бит яшь, ә син инде карт, Илһам абый” дигән. Мондый җавапка тагын бер сәбәп – Хәмдүнә Тимергалиеваның бу вакытта инде кешесе була. Тик, кызганыч, ул кеше белән дә ул бәхетле була алмаган. “Илһам абый белән пар булсак, нинди матур гаилә булган булыр идек”, - ди Хәмдүнә апа.   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 matbugat.ru

https://omet-rb.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев