erid:2VtzquqpS7d
Кибеттә пенсионерны сөендерделәр
Арча яңалыклары

Кибеттә пенсионерны сөендерделәр

Арча кибетләренең берсендә шундый хәлгә тап булдык.

Берничә кеше кассага чират торабыз. Алдарак яулык бөркәнгән әби дә тора. Чираты җиткәч, кассир әбинең әйберләрен исәпләде. 

--Иртәнге якта сездә пенсионерларга ташлама бар, ташлама салдыгызмы? -- дип сорады әбиебез.

--Юк, -- диде кассир. -- Сез пенсионермыни?!

--Рәхмәт төшкере, -- диде әбиебез. -- Шулай яшь күренәммени соң мин?! Әбиегезгә 78 яшь инде!

Ярый әле әбидән пенсионер кенәгәсен сорамадылар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев