Кибеттә тоз, ярма, токмач җыялар. Кеше куян куа, дип...
Паникага бирелмик.
Бүген Арчадагы бер кибеткә тозга, дип кердем. Беткән. "Кичәдән бирле тоз, ярмалар, токмачлар, шикәр комы җыялар, кеше үзе паника тудыра", - диләр кибетчеләр. Шундый вакытлар булды бит инде, дөнья бетә, дип, кибеттәге шәмнәр сатып алып бетерделәр, капчыклап тоз алдылар. Аптырыйм мин бу халыкка. Аллага шөкер, сугыш юк, тынычлык, дияргә кирәк. Идән астында бәрәңге бар. Ачтан үлмибез. Кеше куян куа, дип аны кабатларга ашыгабыз. Безне Эбола да, тавык, дуңгыз грипплары да җиңә алмады. Монысын да үткәреп җибәрербез. Көн дә күпме кеше инфаркт, инсульт, тромблар кысылудан үлә. Алары да куркыныч аның. Паникага бирелмәскә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев