erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Киләчәк алар кулында: Арча районы укучылары информатика буенча республика олимпиадасында призлы урын алды

Арча районы укучылары республика күләмендә узган информатика буенча олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Республика олимпиадасы призерлары арасында безнең районнан ике укучы бар, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.

Арча 1 нче мәктәбенең укучысы Артур Котельников призлы урын яулады. Аны олимпиадага Светлана Хоженцева әзерләде.

Шулай ук Апаз урта мәктәбе укучысы Айназ Хаертдинов та информатика буенча республика олимпиадасында призер булды. Аның укытучысы – Ханиф Хаертдинов.

Яшь информатикларны һәм аларның укытучыларын зур уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Алга таба да яңа белемнәр, югары нәтиҗәләр һәм зур җиңүләр телибез. Киләчәк нәкъ менә шушы тырыш, максатчан укучылар кулында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев