Иртәгә җитәкчесе билгеле булачак
Киләсе атнадан Татарстанда Россия экспорт үзәгенең вәкиллеге эшли башлаячак, дип хәбәр итә "Татар информ". «Россия экспорт үзәге» АҖ генераль директоры Вероника Никишина «Россиядә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар» Бөтенроссия конференциясендә журналистлар белән аралашканда шулай дип белдерде.
«Без вәкиллекне берничә ай элек без теркәдек. Кичә генә аның җитәкчесе Татарстан Рәисе белән килештерелде», - дип хәбәр итте Никишина.
Ул иртәгә Россия экспорт үзәгенең Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесен билгеләү турындагы боерыкны имзалаячагын әйтте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев