«Китап галим - телсез мөгаллим»
Эшлекле семинар үтте
16 нчы апрельдә Арчаның беренче мәктәбендә “Уку грамоталылыгын формалаштыруда текстларның һәм биремнәрнең роле” дигән темага туган тел һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды.
Семинар кысаларында 5 нче А сыйныфында “Суы тәмле, җире ямьле” дигән темага интегральләштерелгән туган тел һәм география дәресе күрсәтелде. Әлеге дәрестә Казансу елгасы турында мәгълүмат бирелде, текст өстендә эшләнде, географик карталарда Касансу ярында урнашкан авыл һәм шәһәрләр табылды, елга буенда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
Шулай ук, семинарда яңа инновацион технологияләр кулланып китап укуга кызыксындыру уяту макстыннан, “Китап галим-телсез мөгаллим” дигән темага мастер класс булып үтте.
Бөек Ватан сугышы темасына “Сугыш урлаган балачак” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Укучылар сугыш чоры балалары турында шигырьләр сөйләделәр,балачаклары сугыш чорына туры килгән әби-бабаларының истәлекләре белән таныштылар һәм Радик Фаизовның “Ике әни” әсәренннән сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим иттеләр.
Семинарда катнашучылар, буктрейлер төзү серләренә төшенделәр, үзләре дә китапнамә төзү эшендә катнаштылар.Семинарга мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Энҗе Мостафина нәтиҗә ясады.
Бу хакта безгә Энҗе Мостафина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев