erid:2VtzquqpS7d
Клуб юк, ә концерт куялар
Арча яңалыклары

Клуб юк, ә концерт куялар

Килгән тамашачылар район үзешчәннәренә кушылып җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Арча  Мәдәният йортының Расих Галимҗанов җитәкчелегендә агиткультбригада үзешчәннәре районыбызның кечкенә авылларына чыгып, концерт куялар. Шушы көннәрдә генә алар Починок Поник авылында булдылар. Авылда клуб юк, шуңа күрә агиткультбригада үзешчәннәренең килүе авыл халкы өчен күңелле, истә калырлык чара булды.
Килгән тамашачылар район үзешчәннәренә кушылып җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Концертны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев