Көн үзәгендә – терлекчелек
15 апрельдә хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашында терлекчелектә 2021 елга планнарны кабул итү булды.
Башта район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ветеринария хезмәтендә 50 ел эшләүче Мөхәммәт Шәрәфиевкә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар.
Ренат Мансурович районда язгы кыр эшләренең башланып китүен әйтте. “Кырлай”, “Курса МТСы” ширкәтләре күпьеллык үләннәр тукландыралар.
– Терлекчелек һәрвакыт мөһим тармак булып кала, – диде ул. – Кыр эшләрен сәбәп итеп терлекчелеккә игътибарны киметергә ярамый.
“Северный”, “Яңарыш” хуҗалыклары терлекчелектә зур планнар билгеләгән.
“Северный”да быел сөт комплексының беренче этабы (барысы – 5 этап) тормышка ашырылып, 1200 башлык комплекс файдалануга тапшырылачак.
Башка хуҗалыклар җитәкчеләре дә үзләренчә әзерләнеп килгән. Ренат Гатиятов, белгечләр үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев