Контрактчыларга ташламалар һәм гарантияләр
Ватаныбыз бер. Аны яклау һәр ир-атның бурычы. Ватан сагында тору балаларыбыз киләчәге өчен кирәк.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның контракт буенча инструкторы сержант Алексей Степанов белән без контракт төзеп ил сагына китү, аның шартлары турында сөйләштек.
– Алексей Юрьевич, кемнәр һәм ничә яшьтән контракт буенча килешү төзи ала?
– Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләге булганнар илдәге, шулай ук илдән читтәге (андыйлар да бар) бөтен хәрби частьларга билгеләнә. Төп таләпләрнең берсе – яшь. 18 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр контракт төзи ала. Шулай ук сәламәтлек зур роль уйный. Гражданинда социаль әһәмиятле авырулар (ВИЧ, гепатит, туберкулез) булмаска һәм ул тире-неврологик, психо-неврологик, наркологик диспансерларда исәптә тормаска тиеш. Бу бик мөһим. Хәрби частька баргач, моңа кадәр ул берәр җирдә хезмәт иткәнме, нинди һөнәрләр буенча (төзүчеме, транспорт белән идарә итүчеме) тәҗрибәсе бар, шулардан чыгып командир кая куясын үзе билгели.
– Бөтен хәрби частьларга билгеләнә, дидегез. Дөрес аңласам, махсус хәрби операция барган зона турында гына сүз бармый.
– Һәрберсе хәрби частьны үзе сайларга хаклы. Мәсәлән, үзе хезмәт иткән частька. Анда яңадан әзерләнү үтә. Шуннан үз теләге һәм командир рапорты белән махсус хәрби операция барган зонага китә ала. Безгә армия хезмәте урынына контракт хезмәте сайлаучы 18 яшьлек егетләр дә контракт төзү теләге белән мөрәҗәгать итә. Алар төрле частьларга җибәрелә, әмма махсус хәрби операция барган зонага түгел. Армиядә хезмәт итүчеләр дә контракт төзи ала. Тик мәҗбүри түгел, кешенең үз теләге белән.
– Контракт нинди срокка төзелә? Аның буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр өчен нәрсәләр кирәк?
– Контракт бер, өч, биш елга төзелә. Паспорт, хәрби хезмәттә булганнарга хәрби билет, өйләнгән булсалар, язылышу, балалары булса, туу турындагы таныклыклары, белем турында таныклыклар, машина йөртү хокукы биргән документ кирәк. Шулай ук банк картасы, реквизитлары сорала. “Мир” картасы булуы мөһим. Башка карталар кабул ителми. Кандидат җирле хәрби комиссариатта медицина комиссиясе үтә. Ул безнең районда көйләнгән. Хәрби комиссариаттагы җаваплы вазыйфаи зат барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, түләүләр, федераль һәм республика ташламалары турында сөйләячәк, шулай ук булачак контрактчының хәрби белгечлеген билгеләячәк, кирәкле документлар исемлеген һәм медкомиссиягә юллама бирәчәк. Барлык документларны җыю, медкомиссия бер көннән дә артык бармый.
– Контракт буенча кем сыйфатында хезмәт итәчәкләр?
– Кешенең белеме, күнекмәләре, физик әзерлегенә карап белгечлеге билгеләнәчәк. Хәзерге вакытта кирәкле хәрби вазыйфалар исемлеге: пилотсыз очкыч операторы, атучылар, артиллерия исәпләү-наводчигы, элемтәче, радиотехник, инженер-төзүче, хәрби һәм гражданлык техникасын ремонтлау буенча мастер, санинструктор, фельдшер, повар һәм башкалар. Әгәр кешенең гражданлык белгечлеге хәрби белгечлектән шактый аерылып торса, ул контракт кысаларында тиешле түләүләр һәм туклану белән укырга җибәреләчәк. Димәк, хезмәт итү контрактка һөнәренә һәм биләгән вазыйфасына карамастан, белеменең теләсә кайсы дәрәҗәсе булган граждан керә ала.
– Контракт буенча хезмәт вакыты иминият стажына керәме? Ул ничек исәпләнә?
– Махсус хәрби операция зонасында булганда иминият стажы 1 көн 3 көнгә исәпләнә.
– Түләү мәсьәләсен дә аңлатып китегез инде. Ул контракт буенча киткән бөтен кешегә дә түләнәме, әллә үзенең нечкәлекләре бармы?
– Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – РФ Оборона министрлыгыннан – 400000 сум, Татарстан Республикасыннан – 2100000 сум. Моннан тыш һәр балигъ булмаган балага түләү – 20000, дәүләт бүләкләре белән бүләкләгәндә бүләкләү – биш акчалата хезмәт хакы. Махсус хәрби операция зонасында айлык акчалата түләү – 210000 сумнан, һөҗүм вакытында өстәмә түләүләр – 8000, дошман территориясеннән 1 километр алга бару өчен түләү – 50000, дошман хәрби техникасын алу яки юк итү өчен түләү – төренә карап 1000000 сумга кадәр һәм башкалар.
– Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга нинди ярдәм чаралары каралган?
– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына чираттан тыш медицина тикшерүе үткәрү, түләүсез психологик ярдәм күрсәтү, ипотека системасы аша Оборона министрлыгы исәбеннән тиз арада торак алу мөмкинлеге, урта махсус белем бирү учреждениеләренә беренче чиратта керү, югары уку йортларында бюджетта уку, түләүле уку рәвешеннән югары уку йортларында бюджетка күчерү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән өчен пенялардан азат итү, социаль түләүләргә керем салымыннан, күчемсез милеккә салым түләүдән азат итү, мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча кичектерү, ташламалы автокредит бирү кебек ярдәм чаралары каралган.
– Бу – Россия буенча. Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтелә?
– Китәр алдыннан Татарстан хәрби хезмәт өчен кирәкле әйберләр комплекты – йоклау өчен капчык, кыр формасы, аптечка, тәүлеклек коры паек һәм башкалар белән тәэмин итә. Шулай ук яңа туган сабыйлары булган барлык гаиләләргә балалар кирәк-яраклары комплектлары бирү, 1-11 сыйныф укучыларын һәм урта махсус белем алучы студентларны ике тапкыр түләүсез кайнар туклану белән тәэмин итү, 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ял оештыруга, пенсионерлар өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар, өлкәннәр һәм I һәм II төркем инвалидлар өчен өйдә түләүсез социаль хезмәтләр күрсәтү, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә кабул итүнең өстенлекле хокукы, участокка газ кертүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алуга 100 мең сумга кадәр субсидияләр бирү кебек ярдәмнәр күрсәтелә. Шулай ук мәшгульлек хезмәтләре беренче чиратта эшсез гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын карый. Эш бирүчеләр мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр билгели, шулай ук ярдәмче чаралар күрергә тәкъдим ителә. Мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм контрактчыларга Татарстан дәүләт казнасын тәшкил итә торган мөлкәтне арендага алган өчен түләүләрне мобилизация срогына һәм өстәмә рәвештә 90 көнгә кичектерү каралган, дәваланган очракта срокны озайтырга мөмкиннәр.
– Нинди ташламалар һәм гарантияләр бар?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев