erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Контрактчыларга түләүләр артты

Контракт шартлары турында

Арча районыннан контракт буенча хәрби хезмәткә китүче гражданнарга өстәмә бер тапкыр түләү 750 мең сумнан 850 мең сумга кадәр.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның контракт буенча инструкторы Алексей Степанов белән без контракт шартлары турында сөйләштек.

Алексей Степанов белән Югары Атыда яшәүче контрактчы Илнар Җәләлетдиновның әнисе белән танышырга, хәлен белергә бардык. Рафилә ханым шатланып каршы алды, контракт буенча махсус хәрби операция барган зонага китүчеләр турында онытмаулары, аларның гаиләләре турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, өстәмә акчаны тулысынча алуларыы турында әйтте.

– Махсус хәрби операция зонасында айга 210 мең сумнан башлап (вазыйфасына карап)  түләнә. Премия акчалары бар. Командир рапорты буенча. Бу эш тәртипкә салынган, – диде ул.

Рафилә апа үзе лаеклы ялда. Кырык ел сыер савучы булып эшләгән. Хәзер оныклары Ильяр белән Ислам аның тәрбиясендә. Килене өч ел элек вафат булган.

– Туганнан туган энесе Булат Хурамшин (армиядән кайтты, ике ел элек махсус хәрби операция барган зонага киткән иде), энемнең кияве шунда. Мин дә анда барырга тиеш, – диде.  45 яшендә контракт төзеде. Каршы килә алмадым, – диде Рафилә Җәләлетдинова. – Бөтен көчемне, тырышлыгымны оныкларны карауга бирдем. Дәрес тә әзерләргә булыштым. Инглиз теленнән генә ярдәм итә алмадым. Илнар хәзерге вакытта Түбән Новгородта хастаханәдә дәвалана. Аңарчы бер атна хәбәре булмады. Яңа Кенәр кешесе шалтыратты. Аларның якыннары белән бергә булган икән. Туганнар улы Ильярны да алып хастаханәгә барды. Авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева да күчтәнәчләр җибәрде, акча күчерүчеләр дә булды. Рәхмәт барысына да. Илнар табибтан ике сәгатькә сорап чыгып, улына туган көненә бүләк тә алып биргән. Әтиләре кушуы буенча балаларга батут та алдык. Исән-сау гына булсын. Ул гына түгел, бөтенесе дә.

– Әгәр солдат яраланган, госпитальдә ята икән, өч миллион сумга кадәр түләнә, – дип аңлатты Алексей Степанов.

Илнарның үзенә дә шалтыраттык. “Хәлем алга инде. Бик яхшы карыйлар. Табибларга рәхмәт. Сәламәтләнеп чыккач, яңадан үз частема барам, аннан кыска вакытлы ялга кайтарачаклар”, – диде ул. Күңеле көр Илнурның, сәламәтләнә генә күрсен.

– Алексей Юрьевич, кемнәр һәм ничә яшьтән контракт буенча килешү төзи ала?

– Контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләге булганнар илдәге, шулай ук илдән читтәге  (андыйлар да бар) бөтен хәрби частьларга билгеләнә. Төп таләпләрнең берсе –  яшь. 18 яшьтән 65 яшькә кадәргеләр контракт төзи ала. Шулай ук сәламәтлек зур роль уйный. Гражданинда социаль әһәмиятле авырулар (ВИЧ, гепатит, туберкулез) булмаска һәм ул тире-неврологик, психо-неврологик, наркологик диспансерларда исәптә тормаска тиеш. Бу бик мөһим. Хәрби частька баргач, моңа кадәр ул берәр җирдә хезмәт иткәнме, нинди һөнәрләр буенча (төзүчеме, транспорт белән идарә итүчеме) тәҗрибәсе бар, шулардан чыгып командир кая куясын үзе билгели.

– Бөтен хәрби частьларга билгеләнә, дидегез. Дөрес аңласам, махсус хәрби операция барган зона турында гына сүз бармый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Һәрберсе хәрби частьны үзе сайларга хаклы. Мәсәлән, үзе хезмәт иткән частька. Анда яңадан әзерләнү үтә. Шуннан үз теләге һәм командир рапорты белән махсус хәрби операция барган зонага китә ала. Безгә 18 яшьлек егетләр дә контракт төзү теләге белән мөрәҗәгать итә. Алар төрле частьларга җибәрелә, әмма махсус хәрби операция барган зонага түгел. Армиядә хезмәт итү срогы тулганнарга да контракт төзергә тәкъдим ясарга мөмкиннәр. Тик мәҗбүри түгел, кешенең үз теләге белән.

 – Контракт нинди срокка төзелә? Аның буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр өчен нәрсәләр кирәк?

– Контракт бер, өч, биш елга төзелә. Автобиография, анкета, паспорт, хәрби хезмәттә булганнарга хәрби билет, өйләнгән булсалар, язылышу, балалары булса, туу турындагы таныклыклары, белем турында таныклыклар кирәк. Алары төрле субсидияләр, түләүләр билгеләү өчен. Шулай ук банк картасы, реквизитлары сорала. “Мир” картасы булуы мөһим. Башка карталар кабул ителми. Кандидат җирле хәрби комиссариатта медицина комиссиясе үтә. Ул безнең районда көйләнгән (медицина тикшерүен Татарстан хәрби комиссариатында да үтәргә була). Табиблар биргән нәтиҗәләр буенча хәрби хезмәткә яраклы, дип табылганнарны Казанга илтәбез. Приказ буенча китү көне билгеләнә. Барысы бергә Казаннан автобусларда хезмәт итү урынына чыгып китә.

– Түләү мәсьәләсен дә аңлатып китегез инде. Ул контракт буенча киткән бөтен кешегә дә бер миллион сум түләнәме, әллә үзенең нечкәлекләре бармы?

– Гражданин бер, өч, биш елга контракт төзегән очракта, аңа Оборона министрлыгыннан бер тапкыр 195 мең сум акча түләү каралган. Әмма Татарстан Республикасында түләү буенча өстәмә чаралар күрелде. Әгәр гражданин даими рәвештә бездә яши икән, контракт төзегәндә хәзер аңа республикадан 505 мең сум өстәмә түләнә. Шуңа өстәп районнан (предприятие, агрофирмалар) 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр акча бирелә. Алар әле киендерә дә. Ә махсус хәрби операция зонасында айга түләү, алдан әйткәнчә,  210 мең сумнан башлана.

– Кайсы предприятие, агрофирма аша китсә, шулар киемнәр ала, дисез. Аларга башкача кием бирелмиме?

– Татарстан хәрби комиссариатында эчке кием, хәрби-кыр формасы, махсус җиңел аяк киемнәре, аптечка, букча, аннан хәрби частька баргач штат киеме бирелә. Өч урында киенә. Юл, автобуста барамы, поезд, самолеттамы, тулысынча бушка.

Арчадан китүчеләр, гомумән, күпме акча ала? Бу сорауны без район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятовка бирдек.

Оборона министрлыгы 195, республика (төбәк түләве, дибез) 505 мең сум бирә. Барысы 700 мең сум була. Аннан районда оешмаларга, агрофирмаларга (исемнәрен атап тормыйм, алар бик күп) план бүлеп бирелде. Барысы да контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә ярдәм күрсәтә. 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр бер тапкыр акча бүленә. Оешма, агрофирмалар шуңа киемнәр, телефон, сәгать, җылы эчке киемнәр һәм башкалар белән букча тутыра, юлга бирә. Арча районыннан контракт буенча хәрби хезмәткә китүче гражданнарга өстәмә бер тапкыр түләү, гомумән, 750 мең сумнан 850 мең сумга кадәр җитә. Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче якташларыбыз хакимияттә эшләүче җаваплы кешеләргә йөкләнгән, һәрберсенә бүленеп бирелгән. Бер генә кеше дә читтә калмый. Минем үземдә 19 кеше. Без аларның әти-әниләре, хатыннары белән даими элемтәдә торабыз, бәйрәмнәр белән котлыйбыз, бүләкләр тапшырабыз, балаларына күчтәнәчләр бирәбез. Сораулары булса, һәрчак җавап бирергә, ярдәм күрсәтергә әзер.

– Ренат Мансурович, Арча районыннан контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләргә кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә? Аның тәртибе ничек?

– Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә контракт буенча махсус эш итүчеләр бар. Алар “Мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләнеш, әзерлек һәм исәп-хисап” бүлекчәсе җитәкчесе Илмира Шәкурова һәм Арча һәм Әтнә районнарында контракт буенча рекрутер Светлана Половникова. Телефон номерлары: 8(965)589-72-04. 8(84366)3-22-41, 8(84366)3-23-41. Контракт буенча китәргә теләүче алдан языла, гариза, анкета тутыра, поликлиникага медицина тикшерүе үтәргә бара. Анда да билгеләнгән кешеләр бар, алар ярдәм итә. Аннан банкка барып, карта ача, реквизитларын хәрби комиссариатка алып килеп бирә. Бу кешегә “Дело” туплана, ул Татарстан хәрби комиссариатына китә, приказ чыга һәм китү көне билгеләнә. Шул көнне Казанга җыелу пунктына озатыла. Моннан машина, Казаннан автобус белән алып китәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре