erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Көрәш батыры Рәдис Сәйфетдиновның уллары чаңгычы!

«Россия чаңгы юлы - 2025» ярышында абыйлы-энеле Әмир белән Әскар Сәйфетдиновлар буй-сыннары, киемнәре белән әллә каян күзгә ташланалар.

Чаңгы секциясенә ничек килергә уйладыгыз дип сорагач, әти әйтте, диде Әскар. Әтиләре Рәдис көрәш буенча район Сабантуе баш батыры булган спортчы. Физик тәрбия укытучысы булып эшли. Алар бу масскакүләм чаңгы бәйрәменә гаилә белән килделәр. Бабалары Равиль дә килгән. Әниләре Альбина, 3 яшьлек энеләре Арсен да монда. Егетләр үзләрен төрле спорт төрендә сынап карыйлар, чаңгыны яраталар. 10-11 сыйныф чаңгычылары арасында  Арчаның В.Ф.Ежков ис.1нче мәктәпнең 11 сыйныфында укучы Әмир Сәйфетдинов финишка 1нче килде. Шушы ук мәктәптә 8 сыйныфта укучы Әскар дә 8-9 сыйныфлар арасында беренче булып финиш бирде. Озын буйлы егетләр матур чаңгы ярышын күрсәттеләр! Сокланып карап тордык. Тренерлары Азамат Идиятуллин. Көн саен шөгыльләнүләр, чаңгы шууларның нәттиҗәсе дә әйбәт була шул.
Арча егете Әскар 1 нче спорт разрядын үтәде. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Әскәргә шуны раслаучы зачет кенәгәсен һәм значогын тапшырды.  
Егетләргә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре