Көрәшчеләрне район башлыгы котлады
25-27 сентябрь көннәрендә Актанышта Татарстанның беренче президенты кубогына традицион көрәш турниры үтте.
Әлеге ярышта 46 командадан 447 яшүсмер бил алышты.
Арча районы командасы Чаллы, Әлмәт командаларыннан соң 3 нче урынны алды. Бүген район башлыгы Алмаз Хисаметдинов көрәшчеләрне котлады.
Әлеге ярышта шәхси беренчелектә Минуллин Раяз (36 кг, Яңа Кырлай мәктәбе, тренеры Сәлахов Марат), Әхмәтҗанов Руслан (40 кг, 5 нче гимназия, тренеры Хәкимҗанов Рамил), Фәйзрахманов Аяз (43 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Сәлахов Марат) алтын,
Галләмов Данил (65 кг, АПК, тренеры Һидиятуллин Фәнил) көмеш һәм Галәветдинов Илназ (36 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Әскаров Илназ), Мөхәммәтшин Ильяр (50 кг, тренеры Һидиятуллин Фәнил) бронза медальләргә лаек булдылар. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев