erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Коръәни Кәрим укып догалар кылдык

Чистайга эшлекле сәфәр белән

Арча мөхтәсибәтеннән мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин җитәкчелегендә бер төркем хәзрәтләр Чистай районында булып кайтты.

Эшлекле сәфәрнең максаты дустанә очрашу гына түгел, тәҗрибә уртаклашу, киңәшләшү, аралашу, күршеләрнең яшәеш рәвеше белән танышу да иде.

Арча районы кунакларын чистайлар ачык йөз белән каршы алды һәм татарларга гына хас булган кунакчыллык белән, чәй өстәле артына чакырды.  Юлда бераз арып киткән өлкәннәргә кайнар чәй көч кертеп җибәрде.

Бу көн очрашуларга бик бай булды. Кыска гына вакыт эчендә Арчадан килгән хәзрәтләр һәм мөгаллимәләр Камалия, Әмирхания мәчетләрендә, Чистайда урнашкан Ислам дини үзәгендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты.

Шулай ук татарның шәрәфле дин галиме, нәкшбандия тарикаты шәехе Мөхәммәд-Закир Чистави каберлеген зиярат кылдык, Коръәни Кәрим укып догалар кылдык, – диде Әмир хәзрәт Миннемуллин. – Күршеләр эше белән танышу – ул чагыштыру, уңай якларын үзебездә куллану, аларга үз тәҗрибәләребезне җиткерү өчен бик уңай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре