erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Коронавирус: 90 яңа очрак ачыкланган

23 кешене хастаханәгә дәваланырга салганнар, 67 кеше өйдә дәвалана.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

90 очракның икесе — читтән кертелгән, 88 кеше covid-19 белән авырган кешеләр белән контактта булуы аркасында чир йоктырган. 23 кешене хастаханәгә дәваланырга салганнар, 67 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр — 1, 18-30 яшьтәгеләр — 10, 30-50 яшьтә — 28, 50-60 яшьтәгеләр — 11, 60-70 яшьтәгеләр — 24, 70-80 яшьтәгеләр — 10, 80-90 яшьтәгеләр — 6.

Казанда 52 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Чаллыда — 9, Яшел Үзәндә — 5, Түбән Камада — 4, Алексеевскида, Бөгелмәдә — 3 әр, Апаста — 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Саба, Чистай, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

11 гыйнварга Татарстанда коронавирусның 14 273 очрагы теркәлгән. 11 041 кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 18 кеше дәваланган.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-01-2021/so-gy-t-lekt-tatarstanda-koronavirusny-90-ochragy-terk-lg-n-5798067

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре