erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Коронавирус аркасында «Тоталь диктант»ны көзгә күчерделәр

25 март көнне акцияне оештыручылар диктант үткәрүнең төгәл вакытын игълан итәчәк.

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясе көз көне узачак. Бу хакта акциянең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Тоталь диктант -2020» көзгә күчерелә. Яңа үткәрү датасы 25 мартта билгеле булачак», - диелә сайтта.

Шулай да 18 февральдә Казанда старт алган диктант буенча көндезге курслар план буенча узачак, дип сөйләде оештыручылар. Көзгә кадәр яңа дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр яңа коронавирус таралуны булдырмау максатыннан махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев