erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус "КамАЗ"га да йогынты ясый

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларына кытлык күзәтелгән очракта, тулы булмаган эш атнасы кертү мөмкинлеге турында боерык чыгарды. Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында әлеге илдән детальләр алуда кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Бу хакта «Вести КАМАЗа» газетасы яза.

«Коронавирус инфекциясе таралу аркасында эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы сәбәпле, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларының (чимал һ.б.) күләме кимүгә бәйле рәвештә 20 апрельдән предприятиедә тулы булмаган эш атнасы кертелергә мөмкин», — диелә хәбәрдә.

КАМАЗ әлеге мәсьәлә буенча хәлиткеч карарны март ахырында кабул итәчәк, дип ачыклык керттеләр предприятиенең мәгълүмати сәясәт департаментында.

Шул ук вакытта, тулы булмаган эш атнасын кертмәскә дә мөмкиннәр, чөнки мондый документларны еш кына саклык чарасын күрү өчен кабул итәләр һәм күпчелек очракта үтәү вакыты җиткәнче гамәлдән чыгаралар. Мисал өчен, узган елда КАМАЗда башка төрле сәбәп белән чыгарылган шундый боерык үз көченә кермәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Экспертлар коронавирус инфекциясе таралу Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлеккә йогынты ясамаячагы хакында искәрткән иде инде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев