erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус йоктырсаң нишләргә кирәк?

Авыру кеше белән янәшәдә булганда гына коронавирус йога ала.

Короновируска охшаш симптомнар булганда нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге ачыкланды. Бу хакта «Лор авырулары профилактикасы»на багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

«Бу вирус күптән билгеле. Хәзер ул мутация кичергән, һава һәм тын алу юллары белән авырган кешедән күчәргә мөмкин», — дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрылыгының штаттан тыш баш белгече — гомуми практика табибы Люция Фейсханова.

Белгеч сүзләренә караганда, коронавируска яшәр өчен билгеле бер шартлар кирәк. Ул бары тик ниндидер күзәнәк эчендә генә яшәргә сәләтле. Әлеге вирус авыру кеше янында, якынча 180 см аралыкта булганда гына күчәргә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүгенге көндә коронавирус өчен аерым специфик саклану, дәвалау чаралары юк. Үзегезне начар хис итәсез икән, яки ниндидер куркуга, уйга сала торган симптомнар булса, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезгә дөрес диагноз куячак», — диде Люция Фейсханова.

«Әгәр дә сез авырган кеше белән элемтәгә кермәгәнсез икән, куркырга кирәкми», — дип әйтте ТР Сәламәтлек саклау министрылыгының штаттан тыш баш белгече.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X