erid:2VtzquqpS7d
Коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән
Арча яңалыклары

Коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән

Пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, 25 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 83 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«25 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше), 50-60 (18 кеше) һәм 60-70 яшь (19 кеше) аралыгында ачыкланган.Берсе – балигъ булмаган бала.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 385 очрагы теркәлгән, 12 881 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән. 

https://tatar-inform.tatar/news/health/04-02-2021/tatarstanda-koronavirusny-83-ya-a-ochragy-terk-lg-n

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев