erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Короновирустан баш табиб үлгән

Ул әлеге авыру таралу турында беренчеләрдән булып хәбәр иткән һәм ялган паника таратуда гаепләнгән.

Ли Вэньлян Ухань үзәк дәваханәсендә эшләгән. Ул Weibo микроблоглар сервисында 11 гыйнварда ютәл һәм югары температура барлыкка килүен язган. 1 февральдә соңгы басмада ул коронавирус йоктыруы раслануын хәбәр иткән.

Табибка 34 яшь булган. Хезмәттәшләре "РИА-Новости" агентлыгына аның кичә вафат булуын раслаган.

Утызынчы декабрь көнне Ли Вэньлян WeChat социаль челтәрендәге хезмәттәшләренә Хуананьның диңгез продуктлары базарында SARSның (атипик пневмония) җиде очрагы раслануы хакында язган. Ул чакта табиб авыруның яңа коронавирус штаммы башлануын белмәгән әле.

Пост Кытай социаль челтәрләре буенча таралган. Докторга бу җәһәттән шелтә белдерелгән.

Бу көннәрдә сәламәтлеккә аеруча ихтибарлы булыйк, җәмәгать. Кулларны, борын куышлыгын гадәттәгедән берничә тапкыр ешрак юу кирәклеге турында онытмыйк!

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronovirustan-bash-tabib-lg-n-127732/

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X