Корыч шулай чыныга: Казанда махсус хәрби операция ветераннары өчен “Абилимпикс” чемпионаты узачак
26 июньнән 1 июльгә кадәр “Казан Экспо” мәйданчыгында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 700дән артык катнашучы һөнәри осталык буенча көч сынашачак.
– Безнең районнан Татарстан данын дүрт ветеран яклаячак. Берсе эретеп ябыштыру технологиясе, икесе пилотсыз очу аппаратлары операторы, берсе машина белән идарә итү буенча, – диде “Арча Җиңү волонтерлары” инициатив төркеме волонтеры, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Арча районы буенча социаль координаторы Алинә Латипова.
Быел чемпионат 21 компетенцияне колачлый. Алар арасында пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү, автомобильләрне төзәтү, эретеп ябыштыру, пешекче эше, эшмәкәрлек һәм башка юнәлешләр бар.
Чара ветераннарга яңа һөнәрләр үзләштерү, белемнәрен камилләштерү һәм хезмәт базарында үз урыннарын табу мөмкинлеге бирә. Ул “Яшьләр һәм балалар” милли проектының “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында уздырыла.
Арча районыннан катнашучыларның берсе – Фидаил Габдрахманов. Аның турында газетабызда язган бар иде инде. Ул Үрнәк агросәнәгать көллиятенең Арча филиалын тәмамлый, ташчы һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Эретеп ябыштыручы булып эшли. Аннан армиягә алына, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Кайткач башта Казанда эшли, 2020 елның декабрендә мегафермаларга тимер конструкцияләр эшләү белән шөгыльләнүче “Техноарск” ширкәтенә эшкә урнаша. 2022 елның 26 сентябрендә мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага китә.
Нәкъ тә бер елдан, 2023 елның 24 октябрендә ул миномет утына эләгә һәм каты яралана. “Бер позициядән икенчесенә күчкәндә безне квадракоптер күреп алды. Шунда ук координатларны күрсәтеп, хәбәр бирергә дә өлгергән, күрәсең, минометтан ата башладылар. Аяк бик каты яраланды, госпитальдә ампутация ясадылар. Мине башта Тарасовка, аннан Валуйка дигән шәһәрдәге госпитальгә салдылар. Шунда кистеләр. Аннан Белгородка җибәрделәр, биш көннән Мәскәүгә күчерделәр. Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам, аннан эшкә чыгам”, – дигән иде ул беренче очрашуда.
Яраланганнан соң операцияләр була. Өйгә кайтып килгәннән соң, егет кабат Мәскәүгә хәрби госпитальгә китә. Протез куялар. Тернәкләндерү башлана. Акрынлап йөрергә өйрәнә.
– Протез куеп кайткач, үз урыныңа эшкә чыгарсың, хезмәт урыныңны саклыйбыз, утырып башкара торган гына эш бирәбез, дидек, – дигән иде ул чакта Фидаил эшләгән “ТехноАрск” ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин.
Бүген Фидаил Габдрахманов “ТехноАрск” ширкәтендә элекке урынында эшли. Вәгъдә иткәнчә, җитәкчесе Нәҗип Гатауллин аны берсүзсез эшкә ала. Егет эретеп ябыштыру белән шөгыльләнә.
– Өстәл артында утырып кына эшлим. Өйдә ятасы килми, – дигән иде Фидаил бер сөйләшкәндә, кыен түгелме, дип сорагач.
Махсус хәрби операция зонасында бер аягын югалткан, әмма төшенкелеккә бирелмичә, протез куйдырганнан соң эшләвен дәвам иткән Фидаил Габдрахмановка 2025 елның мартында “Батырлык” ордены тапшырылды.
Ул Россиякүләм чемпионатта һөнәри осталык буенча көч сынашачак, республика, район, үзе эшләгән “Техноарск” ширкәте, аңа зур ышаныч баглаган, һәр яклап ярдәм күрсәтеп торган җитәкчеләре данын да яклаячак. Фидаилгә дә, әлеге чемпионатта башка компетенцияләр буенча катнашачак якташларыбызга да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев