erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Котыру авыруы: сак булыйк!

Сак булыйк!

Бергәләп сакланыйк

Котыру авыруы – хайваннар һәм кешеләрнең үзәк нерв системасын зарарлый торган бик тә куркыныч чир. Вирус авыру хайван тешләгәндә яки тырнаганда зарарланган урынга селәгәй эләккәндә йога. Төлке, енотсыман эт, иясез песиләр һәм этләр аеруча куркыныч тудыра.

Авыру йоктырган хайваннарның тәртибе үзгәрә, алар усаллана, күпләп селәгәйләре ага, көзән җыера һәм параличлана. Кызганыч, авыруны дәвалап булмый, хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә нәтиҗәләр аяныч булырга мөмкин.

Арча ветеринария идарәсе саклык чаралары күрергә һәм йорт хайваннарына үзвакытында вакцина ясатырга чакыра. Вакцина ясату – әлеге куркыныч чирдән саклануның бердәнбер ышанычлы юлы.

Безнең районда кыргый хайваннар арасында котыру авыруын профилактикалау максатларында вакцина тарату буенча сезонлы кампания үткәрелә. Ветеринария идарәсе белгечләре төлкеләр һәм енотсыман этләр яшәгән урыннарда вакциналы җимнәр салалар. Алдавыч җим – зур булмаган, кыргый хайваннарны кызыктыра торган ис килә торган брикет. Әлеге брикетлар кешеләр һәм йорт хайваннары өчен куркынычсыз.

Әлеге кампания барышында йорт хайваннарында котыру авыруына каршы иммунитет барлыгын ачыклау өчен өлешчә тикшерү уздырылачак.

Котыру авыруын профилактикалау – уртак бурыч. Үзегезне, якыннарыгызны һәм йорт хайваннарын саклагыз!

Вакцина ясату һәм киңәшләр алу өчен ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итегез.

Руслан Котдусов,

район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре