erid:2VtzquqpS7d
Көзге арыш һәм бодай басулары тикшерелде
Арча яңалыклары

Көзге арыш һәм бодай басулары тикшерелде

«Россельхозцентр»ның Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

 "Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре белэн берлектә 6-7 февраль көннәрендә район кырларында ООО Тукай һәм ООО  "Ак Барс" Агрокомплексы" хуҗалыклары агрономнары,җитәкчеләре катнашында көзге арыш һәм бодай басулары каралып тикшерелеп чыгылды.
: ООО "Тукай" хуҗалыгында басуда кар катламы 20 см,туң тирәнлеге 6-7 см,тармаклану үзәгендә температура - минус 0,3°. Чиста пардан соң чәчелгән Зилант (элита) сортлы арыш басуында үсемлек саны 1 кв м - 490 данә тәшкил итә. Уҗымнарның кышлау барышы әйбәт дип бәяләнә.
 ООО "Ак Барс" Агрокомплексы" хуҗалыгында 2024 елның 30 августында чиста пардан соң чәчелгән Казанская -560 (ПР-2) сортлы көзге бодай басуында кар катламы 40 см на кадәр,туң тирәнлеге  8-10 см. Кар катламы уртасында (җир өстеннән 20 см биеклектә) 1,5-2 см калынлыкта боз катламы күзәтелә (хасил булган). Үсемлекләр тармаклану фазасында. Декабрь аенда хуҗалыкның 5 басуында уҗымнарда тупланган шикәр күләме тикшерелгән иде,аларның күләме 25,6-30,1% тәшкил итә. Бу әйбәт күрсәткечләр. Үсемлекләр өчен язга кадәр табигатьнең  кырыслыкларына каршы торучанлыгын арттыра.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев