erid:2VtzquqpS7d
Көзге бодай басуында нихәл
Арча яңалыклары

Көзге бодай басуында нихәл

Басуларны тикшереп торалар.

2 апрель көнне Россельхозцентрның Арча районы белгечләре ООО АФ Игенче хуҗалыгы баш агрономы Вахитов Марат Мирзаянович белән берлектә хуҗалыкның 170 гектарлы көзге бодай басуы тикшерелде. Әлеге басуда карның тирәнлеге 47 см., җирдә туң катламы юк.
 Тармакланган үсемлекләрнең икенче – өченче (үзәк яфрак) яфраклары саргайган хәләттә. 
Мондый басуларда кар озак яткан очракта (бигрәктә паласа буйлары, иңкүлекләрдә) үсемлекләрнең тончыгып үлүе күзәтеләчәк.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев