erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көрәштә дүрт баскычка күтәрелделәр

Арча көрәшчеләре Казаннан ярыштан кайттылар. Шул уңайдан без район көрәш федерациясе рәисе, спорт остасы Ринат Алеев белән сөйләштек.

– Ринат әфәнде, 25-26 октябрьдә узган республика күләмендәге ярыштан нинди нәтиҗәләр белән кайттыгыз?

– Узган елны Арча җыелма командасы 9нчы урында булса, быел Әлмәт командасы белән, тигез очко җыеп, 4нче һәм 5нче урыннарны бүлделәр. Әлеге ярыш Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы призына оештырылды. Ярышларда 52 команда катнашты. 60, 70, 80, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары үлчәү категориясендә көч сынаштылар.

– Ярышта көрәш кенә түгел, хөрмәт, ихтирам белән бәйле кайбер истәлекле мизгелләр дә була.

– Дөрестән дә, күп көрәшчеләр җыелган урында осталарны хөрмәтләү күренешләре күзәтелә. Андый ихтирам безнең районнан Түбән Аты мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче көрәшче Рамил Хәкимҗановка күрсәтелде. 70 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр белән бил алышучы Рамилгә Россиянең спорт остасы дигән значок белән кенәгә тапшырылды.

– Хәзер татарча көрәш кагыйдәләре үзгәрде. Ул үзгәрешләрне көрәшчеләр дә, җанатарлар да яратып бетерми бугай...

– Мин бу үзгәрешләрне мисалларда әйтеп үтәм. 80 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында республика чемпионы Наласа егете Фаяз Зарипов та көрәште. Армиягә кадәр Фаяз көндәшләрен берничә секундта ота иде, бу юлы яңача алымны алып бетерә алмады. Алар армия сафларыннан кайтканчы көрәш кагыйдәләрен үзгәртеп куйдылар. Наласа көрәшчеләре гасырлар буе матур итеп күтәреп көрәшкәннәр. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча кем көндәшен күтәрә – шул көрәшче оттыра, күтәреп ыргытканда бер як җилкәсе келәмгә тиде диеп кисәтү бирәләр һәм шуның белән оттыралар – бу көрәш алымы җанатарларга бер дә ошамый. 130 килограммга кадәрле яшьләр арасында 2 тапкыр Россия чемпионы, Арча Сабантуе баш батыры Наласа кияве (Арча егете) Руслан Абдуллин, ике әйләнештә көндәшләрен чиста җиңеп, өченче әйләнешкә үтте. Өченче әйләнештә Дөнья чемпионы Муса Галләмовка туры килде. Руслан җанатарларны шаккатырып, Мусаны 2 тапкыр күтәреп ыргытты, ләкин яңа кагыйдәләр буенча аңа очко түгел, кисәтү бирделәр. Элекке көрәш кагыйдәләре буенча бәлки Руслан Мусаны откан да булыр иде.

– Кемнәр тагын уңышка иреште?

60 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында дөнья чемпионы, Иске Чүриле егете Рамил Хәсәнов 5нче урынга лаек булды. 130 килограммнан югары авырлыктагы Иске Кишет егете Билбау көрәше буенча республика призчысы, район Сабантуе баш батыры Альберт Ситдыйков шулай ук ярышта көрәш осталыкларын күрсәтте. Югары үлчәү авырлыгында 2 тапкыр яшьләр арасында Татарстан чемпионы, Арча Сабантуеның баш батыры, бик күп тапкыр авыл сабантуе батыры булган Илнур Зәйнуллинга беренче әйләнештә Әлмәттән спорт остасы белән очрашырга туры килде, ләкин Илнур сынатмады, көндәшен җиңеп, икенче әйләнешкә үтте. Илнур өченче әйләнештә Теләчедән Ленар Гатауллинга эләкте, ләкин Илнур каршында спорт остасы дип югалып калмады, көндәшен чиста екты. Финалда Минзәлә батыры Илнурны очколар буенча отты, шулай итеп, Илнур бик матур көрәш алымнары ясап, 3нче урынга лаек булды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илнурның югары уңышка ирешүендә 3 бертуган Төхвәтуллиннарның да өлеше зур, дип әйтәсе килә. Алар Илнурны республика ярышларына җибәргәндә теләкләр белән калалар, кайткач, көрәшчегә премия бирәләр. Илнурга көрәшергә стимул зур.

– Көрәшчеләрне кемнәр әзерләде?

– Көрәшчеләрне ярышка тренерлар 4 тапкыр Россия чемпионы булган спорт остасы Илшат Һидиятов, Фәнис Зарипов, Таһир Лотфуллин әзерләде.

– Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар!

Румия Саттарова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X