Куар-код алу буенча аңлашылмаган сорауларга җаваплар
Аңлашылмаган сорауларга җаваплар .
Безгә авылдан шалтыраттылар. " Менә сез газетада куар-код сертификатын Арчаның күп функЦияле үзәгендә бирәләр, дип язып чыктыгыз. Ә мине сертификатны алу өчен "Ак Барс" банкы янындагы бер оешмага җибәрделәр. Нишләп алай? МФЦга 15 ноябрьдә барган идем. Һәм тагын бер сорау. Кияү бер көнне МФЦга әтисе белән әнисенә куар-код алырга барды. Үзләре килсеннәр, дип әйткәннәр. Ышаныч кәгазьләре дә булган. Нишләп алай иткәннәр. Сез бит газетага МФЦда ышаныч кәгазе белән куар -код бирәләр, дип яздыгыз.
Кияүнең үзе белән дә сөйләштек. "Әти белән әнинең ышаныч кәгазенә паспорт мәгълуматлары язылмаган иде. Янымда паспортлары булса да, сертификат ала алмауның сәбәбе шул булды, - диде ул.
Без әлеге сорауларны ачыкладык. Арчадагы МФЦ җитәкчесе Нияз Галәвиев белән сөйләштек. Беренче сорауга җавап.
--Куар-код сертификатын без МФЦда 16 ноябрьдән бирә башладык. Сезгә шалтыратучы безгә 15 ноябрьдә килгән булган, -- дип аңлатты Нияз Сәетович.
Икенче сорауга җавап.
--Ышаныч кәгазен кулдан язылганны да кабул итәбез. Әмма ул РФ Кодексында күрсәтелгән тәртиптә язылырга тиеш. Ышаныч кәгазенә "Өскә Ышаныч кәгазе дип языла, дата, язучының исем-фамилиясе, паспорт мәгьлуматлары, ышаныч кәгазен кем исеменә яза -- шуның исем-фамилиясе языла һәм аска язучының имзасы куела. Реквизитларның берсе генә булмаса да, куар-кодка сертификат бирелми.
Һәрнәрсәнең тәртибе бар шул. Бигрәк тә документларда. Белеп торыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев