«Күңелле балачак» һәм «La Primavera» бер сәхнәдә чыгыш ясады
23 гыйнварда С. Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында яшь музыкантлар өчен оештырылган «Звезды из завтра» дип аталган Республикакүләм иҗади проектның гала‑концерты узды.
Концертта проект лауреатлары чыгыш ясады. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән «Күңелле балачак» вокаль ансамбле (җитәкчеләре — Ганиева А. И., Зиннатуллина Р. Р.) Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестры белән бергә сәхнәгә чыкты.
Рөстәм Абязов — Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аның җитәкчелегендәге оркестр белән бергә уйнау — һәр яшь музыкант өчен зур мактау һәм иҗади тәҗрибә.
Концертның максаты — яшь талантларның иҗади потенциалын ачу һәм республика күләмендә мәдәни мирасыбызны тулыландыру. «Звезды из завтра» проекты бурычы — балалар һәм яшьләр арасында музыка сәнгатен үстерүгә өлеш кертү, иҗатка омтылучыларны таныту.
Чыгышлар күңелләрне сөендерде, тамашачылар яшь артистларны җылы каршы алды. Бәйрәм музыка сәнгате яратучылар өчен истәлекле вакыйга булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев