Балалар “Экояз-2025” бәйгесендә катнаша
Курса Разъезды балалар бакчасы “Без чүпне аерым җыю өчен” акциясенә кушылды. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Балалар макулатура куллануның агачларны кисүдән коткаруын белеп үсәләр.
Макулатураны яңа кәгазь, төрле кәгазь әйберләр һәм хәтта кайбер төзелеш материаллары җитештерү өчен кулланырга мөмкин.
“Без акция балаларда һәм аларның ата-аналарында экологик культура тәрбияләүгә өлеш керткәндер, дип ышанабыз һәм бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкбез”, – ди Курса Разъезды балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев