erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Курше” кышкы фестивале старт алды

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

20 октябрьдән Татарстанда “Курше” кышкы фестивале старт алды. Ул инде популярлык яулаган җәйге “Курше” фестивален дәвам итәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

– Алдан әзерләнгән һәр чара яхшы уза. Яңа ел –берләшү, гаиләдә һәм күршеләр белән очрашу ул, – диде Ләйлә Фазлыева. – “Күрше” җәйге фестивале җанлы төстә барды. “Күрше” кышкы фестиваль җәйге фестивальдәге матур традицияләрнең дәвамы булсын. Бәйрәм чарасы программасында өлкәннәрнең һәм мохтаҗларның хәлләрен белешү, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгырту, ватанпәрвәрлек, Татарстанда яшәүче халыкларның үзенчәлекләре, милләтара дуслык темалары да исәпкә алынсын иде.

        Арчада берничә урында “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында “Курше Фест” грант ярдәме белән оештырылган “Оста куллар” балалар техник фестивале узды. Бәйрәм ишегалды халкын гына түгел, шәһәребезнең башка урамнарында яшәүчеләрне дә берләштерде. Ишегалдында балалар өчен робот техникасы, ракета модельләре очырту, авто, судо модельләр йөртү буенча осталык класслары узды.

Брифингта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның: “Ишегалларын кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында төзекләндерәбез. Бу мәйданчыклар яшәргә тиеш, анда төрле кызыклы чаралар оештыру зарур. “Күрше” фестивале бик матур башлангыч”, – дигән сүзләре искә алынды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” программасы кысаларында биш елда районда 61, быел тагын дүрт ишегалды төзекләндерелде. Бу район халкының һәм республика җитәкчелегенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Яңа төзелгән һәм ныклап төзекләндерелгән ишегаллары хәзер меңләгән кеше өчен очрашулар, уеннар, ял итү өчен уңай урынга әверелде.

– Бәйгедә муниципаль учреждениеләр, юридик затлар, коммерциянеке булмаган оешмалар, үзмәшгульләр һәм, әлбәттә, авыл клублары да катнаша ала, – диде Ләйлә Фазлыева.

Заявкалар 20 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр куршефест.рф сайтында кабул ителә. Кышкы бәйрәм проектында өчтән дә ким булмаган чараның сценариесе, чыгымнар сметасы күрсәтелергә тиеш. Грантның 20 процент өлешен кышкы бизәлешкә тотарга мөмкин. Ләкин, яктырткыч-бизәкләр бәйрәм чарасы үткәрелгәннән соң да хезмәт итәрлек конструкциядә булырга тиеш. Иң яхшы проектлар 1 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә сайлап алына. “Күрше” кышкы фестиваль чаралары 20 декабрьдә, нәтиҗәләр ясаганнан соң ук старт ала һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Приз фонды 40 миллион сум. Муниципаль учреждениеләргә 1 миллион сумга, юридик затларга һәм коммерциянеке булмаган оешмаларга 900 мең, үзмәшгульләргә 500 мең сумга кадәр грант бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре