erid:2VtzquqpS7d
Күршеләр кунакка килде
Арча яңалыклары

Күршеләр кунакка килде

Һәрчак сөендереп торсын

"Уйна дустым гармуныңны 
Безнең авыл көенә". 
Дуслык күпере кысаларында  күрше Балтач районы Борнак авылыннан якын дусларыбыз , бик күп конкурслар лауреат ияләре, оста гармунчылар Габдрахманова Рузилә ханым һәм Нургалиев Наил әфәнделәр  безнең мәдәният йортыбызда очрашу кичәсендә кунакта булдылар.  Үзебезнең узешчәннәребез белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Баян, гармун , тальян моңнарына кушылып рәхәтләнеп җырлаштык, матур концерт такъдим иттек. Җыр -моңгә гашыйк булган ызандаш дусларыбызга иҗат уңышлары теләп калабыз.Гармун моңнары , тавышлары тынмәсен , күңелләребезне һәрчак сөендереп торсын. 

Тәнзилә Вәлиева,

Ташкичү

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев