erid:2VtzquqpS7d
Кыр эшләре якынлаша
Арча яңалыклары

Кыр эшләре якынлаша

25 мартта “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыклары базасында хуҗалыкларның баш агрономнары, баш инженерлары белән семинар үткәрелде.

“Кызыл Яр” ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзәтеп, әле генә заводтан чыккан кебек итеп буяп бер рәткә тезеп куйганнар. Боларны күрүгә үк әлеге җирлекнең тырыш халкына хөрмәт арта. Техник карауга куелган таләпләр үтәлгән, афәрин!

Сөрде мәдәният йортында семинарның теоретик өлеше узды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, белгечләр язгы кыр эшләренә әзерлек, куела торган таләпләр турында сөйләделәр.

Соңыннан “Аю” ширкәтенең амбарларында, машина-трактор паркында булдылар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев