erid:2VtzquqpS7d
«Кырлай» ширкәтендә техник карау нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизаторларны бүләкләделәр
Арча яңалыклары

«Кырлай» ширкәтендә техник карау нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизаторларны бүләкләделәр

Районда үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау дәвам итә

2025 елның 5 апрелендә “Ак барс” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны еллык техник карау узды.

“Ак Барс” агрокомплексы 45, “Кырлай” агрофирмасы 54 берәмлек техника тәкъдим итте. Техника куелган таләпләргә туры килә”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.

Техниканы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләгән өчен техник карау нәтиҗәләре буенча “Кырлай” агрофирмасы механизаторлары арасында җиңүчеләр билгеләнде: 1 урынны Гомәров Раил Фаил улы, 2 урынны Закиров Раил Рифкать улы, 3 урынны Габделкадыйров Рәис Габдрәүф улы алды, алар Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев