erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Күзлек ясаучы Рәүф абый вафат булды

Күрше дә китеп барды

Район халкы аны “Күзлек Рәүф”  буларак белә иде. Чөнки аңа күзлек  ясатмаган кеше калдымы икән? Хәзер генә алар күбәйде, совет заманында бар да Рәүф Хәкимов янына килә иде. Бик күпләр аңа рәхмәт әйтеп, “күзле” булып яшәде.

Без аның белән берничә ел күп фатирлы йортта күршеләр булып яшәдек. Һәрвакыт елмаеп сөйләшер, хәлләреңне сорашыр иде. Аның белән очрашып сөйләшү үзе бер гомер кебек иде.

Безнең алар яныннан күчеп киткәнгә дә утыз елга якын вакыт үткән икән инде. Ә ул очрашкан саен  “Күрше, хәлләрең ничек?” – дип сүзен башлар иде. Урамнан ул килгәндә балкып кояш чыккан кебек иде.

Мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре