Лаешта кунакханәләр барлыкка киләчәк
"Кама диңгезе" ял итү урынына әвереләчәк.
Киләсе елда Лаеш районында туристик инфраструктураны яңартырга җыеналар. Әйтик, “Кама диңгезе” пляжында машиналар өчен аерым мәйданчык булачак. Район башлыгы Илдус Зарипов сүзләренчә, биредә кунакханәләр белән бергә машиналар кую мәйданы да төзеләчәк. Ягъни килгән һәркем машинасын ышанычлы урында калдырып, рәхәтләнеп ял итә алачак. Бу туристлар агымын арттырырга ярдәм итәчәк, дип саный ул.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/laeshta-kunakkhanlr-barlykka-kilchk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев