erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Г.Курсави исемендәге лицейда әти-әниләр җыелышында җитди мәсьәләләр турында сөйләшенде

Г.Курсави исемендәге күп профильле лицейда бүген әти-әниләрнең гомуми җыелышы булды.

Җыелышны лицей директоры Максим Ильясов алып барды.  Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты. Район үзәк хастаханәсе балалар табибы Тәслимә Гайфуллина, район ГИБДД инспекторы Раил Гайфуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын. күзәтчелеге инспекторы.Илдар Хәйруллин чыгыш ясадылар.

Балалар табибы Тәслимә Саматовна прививкаларны вакытында ясатырга кирәклеген җентекләп аңлатты. Ә районда прививка ясатылмаган балалар бар. Әти-әниләр бу мәсьәләгә җитди карасыннар иде. Көн саен балалар консультациясенә салкын тиеп авырган балалар килә. Тикшерә башлагач, грипп икәнлеге ачыклана. Ел да балаларга кышкы сезон башланганчы грипптан прививка ясыйлар. Әмма бөтен әти-әниләр дә баласына прививка ясатмый. Организмның гриппка каршы торучанлыгын көчәйтү өчен. прививканы ясатырга кирәк, ди табиб. 

ГИБДД инспекторы Раил Гайфуллин. юл аркылы чыкканда махсус эшләнгән зебрлардан гвна чыгарга, әти-әниләргә. һәрвакыт юл-транспорт кагыйдәләрен сакларга, баласына тискәре үрнәк күрсәтмәскә, баланың кием, сумкаларында утны кире кайтаручы билгеләр булырга тиешлеген әйтеп үтте.

Янгын күзәтчелеге инспекторы Илдар Хәйруллин: "Быел ике янгын булды, - дип сөйләде. - Аның берсе мунчадан чыкты, мунчаны яндырып калдырганнар, Икенче очракта бер апа алюмин кастрюльгә су салып, газга куеп, кар көрәргә чыгып китә. Оныта. Кастрюль эреп, шуннан янгын чыга". Янгыннарның 60 проценты балалар шаяруыннан, ялгышыннан килеп чыга икән. Шуңа күрә балаларга игьтибарлы булырга кирәк.Янгын куркынычсызлыгы чараларын кат-кат аңлатырга.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сөйләгәннәрне гыйбрәтләнеп тыңладык. Ул районда, республикада балалар кылган җинаятьләр, тәртипсезлекләр, фаҗигалар турында сөйләде. Ата-аналарны балаларына игьтибарлы булырга, алар белән сөйләшә, аралаша белергә чакырды. Фильм да карап алдык.

Лицей директоры Максим Ильясов лицейдагы уку һәм тәрбияви чаралар турында сөйләде.

Әнә шулай җыелыштан күп мәгьлумат алып, файдалы киңәшләр тыңлап таралыштык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре