erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында махсус хәрби операциядә һәлак буганнар истәлегенә машина ярышлары узды

«Запорожец» ретро машиналарында ярышлар Арчада 2011 елдан уздырылып килә

23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, махсус хәрби операциядә һәлак буганнар истәлегенә Арча ипподромында традицион «Запорожец» машиналары ярышлары узды. 

Чараны район башлагы Алмаз Хисаметдинов котлау сүзләре белән ачты.

«Барлык ир-егетләрне дә бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык телим. Бүгенге көндә  600 дән артык райондашыбыз махсус хәрби операция зонасында. Кызганычка каршы, яу кырында ятып калучылар да бар. Әлеге ярышлар алар истәлегенә багышлана», – диде ул. 

Ярышларны оештыручы, "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы рәисе Илнур Яруллин район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

«Сабантуй бәйрәменнән кала районыбыз халкы яратып йөри торган чараларның берсе – ул «Запорожец» ярышлары. Беренче елларны ул Әфган сугышы батырларына багышланса, соңгы елларда махсус хәрби операциядә һәлак булучыларны искә алабыз. Елдан-ел әлеге ярышлар масштаб һәм оештырылу ягыннан үсә, үзгәрә. Катнашучылар да күбәя. Ярышлар дәвамлы булачагына ышанам», – диде ул.

Ярышлар башланганчы, узыш трассасы буйлап ретро машиналарда җитәкчеләр узды. Алар арасында Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов та бар иде. 

Ярышларда Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Лениногорск районнарыннан, Казан һәм Мәскәүдән кайткан 25 катнашучы тизлеккә ярышты. Барысы биш заезд булды. Финал ярышларда төп өч урын билгеләнде.

1 урынны – Әтнәдән Айрат Галиев, 2 урынны – Лениногорсктан Динар Бигманов, 3 урынны Лениногорсктан Айрат Нуриев һәм Балтачтан Райнур Габделхаковка яулады. 

Беренче урын иясе моңарчы катнашкан булса да, җиңәне булмаган. «Биш еллап әлеге ярышларга киләм. Башта кеше машинасы белән катнаштым. Менә өч ел инде үземә сатып алып, үземнеке белән ярышам. Быел беренче тапкыр беренче урын алуым», – дип уртаклашты ул.

Арчада “Запорожец” ярышлары елдан-ел киңрәк колач ала, катнашучылар санын арттыра. Калганнарыннан аермалы буларак, быелгы чарада хәрби күргәзмә эшләде, татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады, кыр кухнясы кайнар ризык белән сыйлады. ТРның махсус хәрби операциядә булучы ир-егетләрнең тормыш иптәшләре хоры да кайткан иде. Әлеге юнәлештә үз өлешләрен кертүчеләр, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайтучылар һәм ретро машина ярышларын оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Традициягә әверелгән әлеге чара киләчәктә дә район халкын берләштереп, батырлар истәлеген саклап яшәр дип көтелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев