Максатлары изге – халыкка транспорт хезмәте күрсәтү
Арча автотранспорт предприятиесенә 80 ел! Ә аның җитәкчесе Рүзәл Гәрәевка 70 яшь.

Хикмәт, вакыйгалар үрелеп бара. Рүзәл Баязитович гомеренең 42 елын шушы предприятиегә багышлаган. 42 ел! “Кай арада үткән!” – дип үзе дә аптырый. Ә шушы чор эчендә күпме вакыйгалар эчендә кайнарга туры килгән! Без Рүзәл Баязитовичны һәм коллективны истәлекле юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Рүзәл Баязитовичка исән-сау эшләргә, предприятиене яшәтергә, колективка исән-имин халыкка хезмәт күрсәтергә язсын!
Арча автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Гәрәев:
– Безнең Арча автотранспорт предприятиесендә 35 кеше эшли, 48 пенсионерыбыз бар. Тарихка күз салсак, сугыштан соң 1945 елны Арчада 35 форд машинасы белән сугыштан кайткан сугышчылар белән авторота ачыла. Шул көннән 80 ел үтеп киткән. Үзем шушы автотранспорт предприятиесендә 42 ел эшлим инде. Шушы чор эчендә төрле кыенлыклар күрергә, җиңүләр, уңышлар шатлыгын татырга насыйп булды. Тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы бик күп кешеләр бездә эшләп чыкты. Без аларның һәрберсен горурлык белән яратып искә алабыз, хөрмәт итәбез. Бүген без илебездә барган икътисад сынауларына бирешмичә “Арча АТП”сын саклап кала алдык.
Максатыбыз изге – халыкка транспорт хезмәте күрсәтү. Бүген Арча автотранспорт предприятиесе матур гына эшләп килә. Мин килеп эшли башлаганда 1984 елда 300дән артык кеше эшли, 52 автобус, 75 йөк машинасы бар иде. Ул вакыттан соң эшкә күпме кеше керде-чыкты, пенсиягә китте. Хәрәкәт бик зур булды. Безнең Казандагы генераль директор Александр Павлович автотранспорт предприятиесендә я идиот, я патриот эшли, дип әйтер иде. Менә бездә хәзер патриотлар гына эшли. 20 автобуска 19 шофер. Биш “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” бар бездә! Автобуста эшләү, халыкны транспортта йөртү җиңел хезмәт түгел. Арча эчендә көнгә бер шофер 300ләп тукталыш ясый! Бу бик зур хезмәт. Төрле табигать шартларында буранда, бозлавыкта, давылда, яңгырда юлга чыгып китәргә, исән-имин йөреп кайтырга кирәк.
Бүгенге көндә “Арча АТП”сында, Аллага шөкер, эш бара, алты юнәлештә авылларга йөрибез. Арча шәһәрендә автобуслар өч маршрут буенча халыкка хезмәт күрсәтә: “Арча станциясе–Шәрык мәчете”, “Арча станциясе–Педколледж”, “Арча станциясе–Күпербаш”. Ә авылларга автобуслар “Арча–Үрнәк”, “Арча–Айван”, “Арча–Яңасала”, “Арча–Сәрдәбаш”, “Арча–Яңа Сәрдә”, “Арча–Мирҗәм” маршрутларында эшли.
Казанга эшкә 400ләп эшчене төрле оешма-предприятиеләргә алып барабыз, алып кайтабыз. Вакытында хезмәт хакларын, пенсия фондына взносларны, салымнарны түләп барабыз. Хезмәт хакы 60 мең сумнан да ким чыкмый. 100 мең сум алучылар да бар. Безнең иң зур бурычыбыз – Арча эчендә, авылларга көн саен халыкны транспортта тиешле урынга алып бару-алып кайту. Бу безнең көндәлек бурычыбыз. Һәр шоферга эшкә килгәч, медицина тикшерүе, автобуска техник карау үткәрәбез. Киләсе елларда яңа маршрутлар ачачакбыз.
Юбилей уңаеннан коллективны, ветераннарны һәм районның барлык автотранспорт йөртүчеләрен һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә һәркемгә изге ниятләрен тормышка ашырырга насыйп итсә иде.
Арча автотранспорт предприятиесендә эшләгән җитәкчеләр: Гыйлаҗ Шәмсетдинов (1945-1947), Михаил Кадуков (1947-1949), Сәгъди Әхмәтшин (1949-1953), Николай Корнилов (1953-1956), Алексей Привалов (1956-1984), Раушан Әхмәдиев (1984-1988), Рүзәл Гәрәев (1988 елдан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев