erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Мәктәпкә әзерлек — игелекле гамәлдән башлана

Мондый игелекле гамәлләр киләчәк буынга ярдәм итүнең һәм җәмгыятьтә бер-береңә ярдәмләшүнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерә.

Яңа уку елы якынлаша. Күпләр өчен бу — мәктәп кирәк-яраклары сайлау, яңа киемнәр алу, балалар белән бергә уку елына әзерләнү чоры.

Ә кайбер гаиләләр өчен бу мәшәкатьләр өстәмә чыгымнар белән бәйле. Шуңа  «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе аеруча мөһим.

Акция кысаларында район мәктәпләрендә төрле чаралар оештырыла. Күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балаларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырыла. Изге башлангычны райондагы оешма-предприятиеләр дә хуплый.

Быел да әлеге акциягә «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең Арча район электр элемтәсе узелы (РУЭС) коллективы кушылды. Алар Арчаның 7нче урта мәктәбендә белем алачак алты булачак беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр бүләк итте.

Балалар өчен бу — зур шатлык. Яңа портфель, дәфтәрләр, каләм-карандашлар һәм башка уку кирәк-яраклары аларга мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән көнне тагын да истәлеклерәк итәчәк.

Арча РУЭСы җитәкчесе Альфред Мөхетдинов өчен бу очрашуның аерым мәгънәсе бар. Ул үзе дә педагогик белемгә ия. Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Арчаның 7нче мәктәбендә укытучы булып эшләгән.

— Без инде берничә ел беренче сыйныфка баручы балаларны сөендерәбез. Бу мәктәп коллективы миңа аеруча якын, чөнки биредә үзем дә укыттым. Шуңа балаларга ярдәм итә алуыма бик шатмын. Аларга яхшы укуларын, әти-әниләрен бары тик яхшы билгеләре белән сөендерүләрен телим, — диде ул.

Кайчандыр үзе укыткан мәктәпкә бүген инде оешма җитәкчесе буларак килеп, беренче сыйныфка әзерләнүче балаларга шатлык бүләк итү — Альфред Мөхетдинов өчен дә күңелле очрашу. Ә балалар өчен бу көн мәктәп тормышына беренче адымнарын җылылык һәм игелек белән башлау..

«Таттелеком»ның Арча РУЭСы коллективы кушылган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе — матди ярдәм генә түгел, ә балаларга игътибар һәм җылылык күрсәтүнең матур үрнәге. Мондый игелекле гамәлләр киләчәк буынга ярдәм итүнең һәм җәмгыятьтә бер-береңә ярдәмләшүнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре