Мәктәпләр беренче сентябрьгә әзерме?
Комиссия һәр мәктәп, балалар бакчасын җентекләп карап чыга.
Районда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү бара. Комиссия һәр мәктәп, балалар бакчасын җентекләп карап чыга.
Беренче чиратта янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү торышына игътибар бирелә.
Район мәгариф идарәсе, янгын күзәтчелеге, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән без дә мәктәпләргә чыктык. Ул көнне комиссия Шушмабаш юнәлешенә юл алды.
Өчиле мәктәбенә 2015 елда ныклап төзекләндерү үткәрелгән булган. Бүген дә шул килеш сакларга тырышалар. Чыннан да, беренче күзгә ташланганы чисталык, тәртип.
– Укытучыларыбыз бик тырыш. Барысы да үзебезнең җирлектән. Инглиз теле укытучысы гына Арчадан килә. Бердәм коллектив, аңлашып эшлибез. Депутат Тәлгать Миндубаев белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ул чыгышы белән бу авылдан, ярдәм итеп тора, – диде мәктәп директоры Әмир Нуретдинов. – Музеебыз бар. Зур булмаса да, материаллар күп. Информатика кабинетында уңайлыклар тудырылган. Ашханәбез бик уңай, Сигез юнәлешне күзәтә торган видеокүзәтү системасы куелган. 3,5 гектар җиребез бар. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш мул уңыш бирә. Ярминкәләргә алып барырга әйберебез бар. Хезмәт тәрбиясен бетермәдек. Балалар ди, ата-аналар да каршы түгел.
Мәктәп һәр яктан уку елына әзер. Проблемалар юк. Булганнарын үзләре чишәләр. Кадрлар җитә. Безнәрсә генә борчый – балалар юк. Җиде бала мәктәптән чыккан, бер бала гына керә. Беренче сентябрьдән 26 бала укыячак.
Балалар бакчасында да шул хәл күзәтелә. Өч балага дүрт тәрбияче. Быел биш бала булыр, дип көтәләр. Элек Арчадан китергәннәр, хәзер аларга шәһәрнең үзендә урын җитә. Су кергән, чыккан, чиста, участок зур. Дөрес, тәрәзәләрне алыштырырга кирәк. Тик балалар булмагач, сорарга да уңайсызланалар.
Чиканаста тугыз бала. Иске Иябаштан киләләр. Тәрбияче юк. Тәрбияче дә, мөдир дә Фәридә Абдуллина үзе. “Туклану яхшы, җылы. Су җылыткыч титан начар эшли. Тәрәзәләр иске, җил үтә. 40 еллык бина бит”, – дип зарланып алдылар. Тәрбияче ноябрьдә киткән, килергә теләүче юк. Барысы да хезмәт хакы белән бәйле. Ә менә ишегалдындагы үләнне чабарга, бәлки, әти-әниләрне тартыргадыр?
Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә өч бала. Беренче сыйныфта бер, икенче сыйныфта ике. Керүче бала юк. Иске генә бина, әмма карап торганлык күрененә, ялт иткән. Иске булса да, агач исе аңкып тора. Һавасы шундый яхшы. Су кергән, бәдрәф бар. Кыскасы, уңайлыклар тудырылган.
– Мәктәпне ябып та булмый. Әти-әниләр башлангычта шушында укытабыз, диләр. Без аларга каршы килә алмыйбыз, – диде Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәргать Низамиев. – Рәзилә Мөхәммәтҗанова филиал җитәкчесе, укытучы, пешерүче, җыештыручы да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев