Мәктәпләрдә исән-имин уку шартлары әзерме
Җитди мәсьәлә турында сөйләштеләр.
Татарстанның Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынысызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул видеорежимда барды. Утырышта Татарстанда мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләшенде. Видеорежимда барган утырышны безнең район комиссия әгьзалары да район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашында тыңлады. Соңыннан фикерләр алыштылар.
Утырышны ТРның премьер министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин алып барды. "Ел саен махсус комтссияләр барлык мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерлеген тикшерә", - дип сөйләде ул.
Быел Республикада 3307 мәгариф учрреждениесе эшләве планлаштырыла. Шуның 1620се мәктәпләр. Шуларның бүгенге торышы, яңа уку елына әзерлеге, балаларның исән-имин уку шартлары тикшерелде. Рөстәм Нигьмәтуллин тикшерүгә карамастан кимчелекләр ачыкланып тора, диде. Узган уку елында Яр Чаллы һәм Казан мәктәпләрендә янгыннар чыккан.
Быелгы уку елына мәктәпләрнең әзерлеге хакында ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов сөйләде. 2025-2026 уку елында мәктәпләрдә 521 меңнән артык бала укыячак. Беренче сыйныфка 49 меңнән артык бала барачак. Быел Татарстанда ике яңа мәктәп һәм өч өстәмә корпус ачыллы. Ныклап төзекләндерү программасы да тормышка ашырыла.
Мәктәпләрдә янгын куркынычлыгы буенча Россиянең Татарстан Республикасы буенча МЧС Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе начальнигы Максим Трущин сөйләде. Быел мәгариф учреждениеләрендә 192 янгын булган. Татарстанда соңгы 5 елда мәктәпләрдә 22 янгын чыккан. Быел - 2 янгын. Сәбәпләре - электр җиһазларын эшләтү кагыйдәләрен бозу, 6 очрак балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыккан. Казан мәктәбендә булган янгын нәкь менә балалар шаяруыннан килеп чыккан. Яңа уку елына әзерлекне тикшергәндә 135 мәктәптә 252 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. "Матди чыгымнар тотуга карамастан кайбер мәктәпләрдәге хәл янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми, - дип сөйләде Максим Трущин. -Казанда 57 мәктәп, Яр Чаллыда 32 мәктәп, Лаеш районында 13 мәктәп, Норлат районында 11 мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
Утырышның ахырында Рөстәм Нигьмәтуллин балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан барлык куркынычсыз шартларны тудырырга кирәклеге турында тагын бер кат әйтеп үтте.
Мәктәпләрдәге ашханәләрне, балалар санына карап, тиешле хезмәткәрләр белән тәэмин итү турында да сөйләшенде. "Аз булса да әле вакыт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев