Малярия йоктыра күрмәгез!
Әңгәмәдәш – “Роспотребнадзор” идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Биектаудагы Арча, Әтнә, Биектау районнарына хезмәт күрсәтүче бүлек җитәкчесе Эльвира Салкова.
– Эльвира Валентиновна, җәй җитү белән диңгез буйларына ял итәргә йөри халык. Чит илләргә дә чыгалар. Газета укучыларыбыз малярия (бизгәк) чире белән кызыксыналар. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.
– Малярия – кискен инфекцияле чир. Бигрәк тә тропик малярия куркыныч – аны заманча медицина ысуллары белән дәваламасаң, кыска вакыт эчендә ул кешене фани дөньядан алып та китәргә мөмкин. Тропик малярияне йоктырсаң, аның яшерен чоры 7 көннән 10 көнгә кадәр бара. Төренә карап (аның 4 төре бар), төрлечә бара ул.
– Малярия кешегә ничек йога?
– Малярия черкиләр тешләве аша күчә. Температура күтәрелә, туңдыра, калтырата, тирләтә, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә. Мондый халәт кабатланып тора. Малярия дәвага бирешә, аңа вакытында дөрес итеп диагноз куярга гына кирәк.
– Ә ничек вакытны сузмыйча дөрес итеп диагноз куярга?
– 2025 елда Роспотребнадзорның Эпидемиология буенча үзәк фәнни-тикшерү институты белгечләре Россиядә малярияне ачыклау буенча беренче тапкыр тиз үткәрелә торган тест эшләделәр һәм теркәделәр. Анализ вакыты 25 минут. Бу вакытында дәваны башлау өчен бик тә мөһим.
– Россиянең үзендә малярия йоктыручы черкиләр бармы?
– Россия ул маляриядән азат ил. Әмма инфекцияне читтән алып кайту очраклары бар. Бу инфекция Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Көньяк Америка илләрендә таралган. Тропик һәм субтропик илләргә чыкканда 2-3 атна алдан табиб белән профилактика турында киңәшергә һәм маляриягә каршы препаратлар кабул итә башларга кирәк.
– Роспотребнадзор нәрсә киңәш итә?
– Профилактика чараларын үтәргә кирәк. Алар: черкиләрне куркыта торган реппелентлар кулланырга, сазлыклы урыннарга бармаска, бигрәк тә кичләрен һәм төнлә аяк-кулларны каплап тора торган киемнәр кияргә, бүлмәләрне инсектицидлар белән эшкәртергә, тәрәзә һәм ишекләрне сетка белән капларга кирәк.
– Маляриядән прививка бармы?
– Маляриягә, гадәттә, вакцина таләп ителми, ә табиб кушуы буенча алдан дарулар профилактикасы билгеләнә.
– Тропик илләрдән кайтканнан соң да тикшеренеп торыргамы?
– Әйе, тропик илләрдән кайтканнан соң 3 ел дәвамында, әгәр дә температура күтәрелә икән, кичекмәстән табибка барырга һәм үзегезнең тропик илдә булганыгызны әйтергә кирәк. Бер уңайдан шуны да әйтеп үтәм, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова киңәйтелгән утырышта болай диде, дөньяда барган хәлләр шуны искәртә: Россия эпидемиология куркынычының кинәт үсеп китүенә әзер булырга тиеш. Һәм өстәп шуны әйтте, ведомство дөньяда һәм Россиядә холера, чума, маймыл чәчәге, малярия һ.б. куркыныч инфекцияле авыруларны күзәтеп тора.
– Татарстанда малярия белән авырту очраклары бармы?
– Быел юк. 2025 елда өч очрак булды. Казанда – 1, Яр Чаллыда – 1, Чистай районында 1 очрак теркәлде. Әлеге малярия инфекцияләре Мали Республикасыннан һәм Үзәк Африка Республикасыннан ияреп кайтты. Сак булырга, авырмаска кирәк.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев