Марат Әхмәтов Арчада яңартылган Әлифба һәйкәлен ачты
2014 елда куелган Әлифба һәйкәле яңартылып бронзадан ясалды
Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Арча районына эшлекле сәфәр белән килде. Ул сәфәрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белән берлектә Арча педагогика көллиятеннән башлады.
Кунакларны Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова һәм студентлар каршы алды. 60 еллык тарихы булган Әлифба китабы авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың тормыш юлын чагылдырган күренешләрне сәхнәләштереп, истәлекләр барланды.
Марат Әхмәтов педагогия көллияте ишегалдында яңартылып, бронзадан эшләнелгән Әлифба һәйкәлен ачты. Җитәкчеләр һәйкәл каршына дәреслек авторларының яраткан яран гөлләрен куйдылар.

«Арча педагогика көллияте базасында урнашкан “Әлифба” музее төзелүгә узган ел 25 ел тулган иде. Юбилеебызга Әлифба һәйкәленең яңартылуы зур бүләк булды. Моның өчен без сезгә рәхмәтле, Марат Готович. Шулай ук район җитәкчелегенә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова.
Кунаклар шулай ук биредә урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле каршына да чәчәкләр салды. Көллиятнең шагыйрь исемен йөртүе, аның күп кенә күренекле шәхесләрне чыгаруы турында сөйләштеләр. Эшлекле аралашу, уку кабинетлары белән танышканнан соң, түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев