Машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүчесе имгәнгән
Машина белән идарә итүче 33-35 яшьләр тирәсендәге ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Кичә кичке сәгать тугыз тулганда Татарстанның Актаныш районы Пучы авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, Башкортстаннан килгән «Лада» юл кырыена төшеп киткән һәм машина берничә тапкыр әйләнеп капланган.
«Машина белән 33-35 яшьләр тирәсендәге ир-ат идарә иткән. Аны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев