erid:2VtzquqpS7d
Машинадан киемнәр белән бер кап төшеп калган. Кемнеке?
Арча яңалыклары

Машинадан киемнәр белән бер кап төшеп калган. Кемнеке?

Әле күптән түгел берәүләргә юлда төшеп калган морозильникларын табарга булышкан идек. Инде менә тагын...

Редакциягә Арчада яшәүче Фоат Фатыйхов керде. Ул үзен түгел, башкаларны кайгыртып йөри.

- Беркөнне Арчадан Балтач ягына баручы машинадан бер пакет төшеп калды, - дип сөйләде ул. - Ә капта балалар киемнәре. Киемнәре бездә. Килеп алсыннар иде.

Телефон: 3-24-94. 89047125051.

Фотода табылган пакет түгел Югалткан кеше кайбер нечкәлекләрне табучы белән сөйләшеп бетерәчәк.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев