erid:2VtzquqpS7d
Май бәйрәмнәренең дүрт көнендә генә дә янгыннарда 10 татарстанлы һәлак булган
Арча яңалыклары

Май бәйрәмнәренең дүрт көнендә генә дә янгыннарда 10 татарстанлы һәлак булган

2021 ел башыннан 78 кеше янгында һәлак булган, бу узган елгы күрсәткечтән 84%ка артыграк.

1-4 май көннәрендә 10 татарстанлы янгыннарда һәлак булган. Мондый саннар Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең планнан тыш утырышында яңгырады.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин утта һәлак булу буенча күрсәткечләрнең югары дәрәҗәдә булуын "хәтта янгын сүндерү сагында озак еллар эшләгән ветераннар да хәтерләми", дип белдерде.

Ел башыннан бирле Татарстанда 78 кешенең гомере утта өзелгән, бу 2020 ел күрсәткечләреннән 84 процентка күбрәк. Янгыннарның яртысыннан артыгы 2021 елда коры үләнгә ут төртү аркасында килеп чыккан. Шул ук вакытта янгынның 41% ы торак секторында булган.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/may-byrmnrene-drt-knend-gen-d-yangynnarda-10-tatarstanly-lak-bulgan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев